Тагын пошины бәрдергәннәр
Арча–Теләче юлының 10нчы километрында бер пошины машина белән бәрдереп үтерделәр. “Без килгәндә машина качып киткән иде инде, — ди аучылык буенча районара дәүләт инспекторы Илһам Галимҗанов. — Күрүчеләр, белүчеләр булса безгә хәбәр итсеннәр иде”.