Яшел Үзәндә бер ир-ат газ шартлатып, үз-үзен үтермәкче булган
Шимбә көнне кичке 10 да Яшел Үзәндә 10 катлы йортның 5нче катында яшәүче 32 яшьлек бер ир-ат үз-үзен газ шартлатып үтермәкче булган. Газ плитәсе камфоркаларын ачып куйган да, ут төрткән, Тик үлмәгән, бик каты пешкән. Ә менә балконга, күрше фатирларның тышкы ишекләренә шактый зыян килгән. фото: http://tushenka.info/news/incidents