Кичә яраттым (хикәя)
Зәринә бүген тагын урамга уйнарга чыккан җиреннән елап керде. Матур гына комлыкта уйнап утыра иде, үзләренең йортта яшәүче Данил йөгереп килде дә аның башына ком сипте. Үзләренең йорттагы малайлар аны гел шулай кыерсытып торалар. Еламыйча кергән вакыты бик сирәк. Якларга абыйсы юк шул кызның, әнисе белән икесе генә яшиләр. Әтиләре дә юк, урамга бергә чыгарга […]