Арча көрәшчеләре–дүртенче
Казанда Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы призына үткәрелгән авыл батырлары бәйгесе тәмамланды. Бу ярышлар быел егерменче тапкыр оештырылган. Анда 55 командадан 355 көрәшче чыгыш ясаган. Иң сөенечлесе–безнең арчалылар дүртенче урынны яулады. Узган ел безнекеләр бишенче булган. Димәк, мондый адымнар белән алга барганда, иң югары баскычка күтәрелергә дә күп калмаган. – Районда оештырылган милли көрәш федерациясе […]