Музей төзелә
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика авыл хуҗалыгы музеен төзүгә кереште. Музей бинасының эчке ягын, бизәлешен эшләү, шулай ук авыл хуҗалыгы үсеше этаплары турында материаллар җыю башланды. Тормыш күрсәткәнчә, материаллар җыюда халык актив катнашканда гына музей чын-чынлап эчтәлекле була. Министрлык республика авыллары һәм шәһәрләрендә яшәүчеләрнең булышлыгына исәп тота. Музей төзүче активистлар аеруча агросәнәгать […]