Кашыгы туган ягына кайтты
Псков өлкәсендә барган бәрелешләрдә һәлак булган сугышчы Шәрифулла Кәлимуллинның эзтабарлар табып алган шәхси әйберләре Носыда яшәүче бердәнбер туганы Наилә Әхмәтҗановага тапшырылды. Носы мәктәбендә үткән әлеге дулкынландыргыч очрашуда республика хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе, подполковник Алмаз Борһанов катнашты. “Районда солдат гәүдәләрен табып туганнарына тапшыру вакыйгасы дүртенче очрак инде, – дип сөйләде хәрби […]