Авыл клубы ник ачылмый?
Шушы көннәрдә авыл мәдәният хезмәткәрләренә аттестация үткәрелде. Алар үзләренең быел башкарган эшләренә хисап тоттылар. Ә аңарчы кичләрен район мәдәният идарәсе һәм йорты хезмәткәрләре авыллардагы мәдәният учакларының эше белән танышып чыккан булганнар. Тикшерүләр артыннан ук аноним шикаятьләр килә башлаган. Бездә бит һәрвакыт шулай, эшләмәү ярый, ә менә синең эшләмәгәнеңне күреп алсалар… Яңа Кенәр мәдәният йорты һәм […]