Арча станциясендә әле яңа төзелеп килүче йортта янгын чыга язган
Бүген иртән сигезенче яртыда Арча станциясеннән төтен күтәрелде. Нәрсә булуын сорап, Арча янгын күзәтчелеге бүлеге дознавателе Наил Бәйрәмовка мөрәҗәгать иттек. «Ватан урамында (элеккеге милли аяк киемнәре фабрикасы каршында) барган күрфатирлы йорт төзелешеннән чыкты ул төтен. Җылылык торбалары сузарга йөргәннәр. Материалларны бер бүлмәгә кертеп куйганнар. Җылылык вентиляторын кабызып җибәргәннәр. Искерү сәбәпле, вентилятор кызып, төтенли башлаган. Эшчеләр күреп […]