Арчада беренче бәби туды!
Арча ЗАГСыннан Фәридә Бахтиярова безгә шатлыклы хәбәр җиткерде. 2016 елның 1 гыйнварында кичке сәгать 6 тулганда Арча үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә беренче бәби — кыз бала туган!Иске Чүриледән Егоровлар гаиләсен котлыйбыз! Яшь әни Светлана Егорованың һәм баланың хәле әйбәт, ди.