Арчада беренче тапкыр велокросс булды
Якшәмбе көнне Арча үзәгендә беренче тапкыр велокросс булды. ЮХИДИ идарәсе оештырган “Игьтибар, балалар!” республика акциясе әнә шундый чара белән тәмамланды. Велосипедта йөрергә яратучылар барлык юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклап, Арча урамнары аша үттеләр. Соңыннан үзләренә истәлек бүләкләре дә тапшырылды.