“Татарстан кроссы – 2014 ел”
21 сентябрьдә Арча үзәк стадионында «Татарстан кроссы – 2014 ел” үткәрелде. Катнашучылар, җанатарлар бик күп иде. Моның кадәр халыкның кросста булганы юк иде, диде спортчылар. Татарстан күләмендә оештырылган әлеге чарада Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илшат Нуриев тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясады. — Бүген җиңелүчеләр булмаячак, иң мөһиме катнашу, — диде ул. [...]