Арчалылар Россия данын яклады
Белоруссиянең Могилев шәһәрендә булып узган спартакиада ярышында стритбол буенча 3нче урынны алган баскетболчы кызлар тренерлары Жәүдәт Хәсәнов белән редакциядә кунакта булды. Берсеннән берсе зифа буйлы кызлар алар. Ә тренерлары Җәүдәт Абдуллович, сөбханалла, беркайчан да картаймас! Керә–керешкә үк шау-гөр килеп сөйләшеп киттек. Җәүдәт Абдуллович шундый энергияле кеше инде ул. Башта Белоруссия турында сөйләп алды: — Халкы [...]