Егетләр һәм кызлар колагына
Районда 3 балигъ булмаган яшьтәге наркоман исәпкә алынган. Шуларның икесе Арчаның үзеннән, берсе авылдан. Өчесе дә безнең якларга читтән күчеп килгән. Сүз башка нәрсә турында барса, җирле халыктан түгел икән, дип тынычланырга да булыр иде. Тик бу очракта сүз яшьләр һәм наркотиклар турында бара. Ә бу тормыш һәм үлем, дигәнгә тиң. Димәк, борчылыр урын бар. [...]