Арча тернәкләндерү үзәгенең проектлары җиңү яулады
Арча мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгенең “Табигать дуслары”, “Спортта бөтен кеше дә тигез” проектлары “РИТЭК” җәмгыятенең һәм Татарстан Республикасында “ЛУКОЙЛ” хәйрия фондының V социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә җиңү яулады. Грант акчаларына инвалид балалар өчен йомшак өслекле спорт мәйданчыгы һәм профессиональ видеокамера алыначак. Төшерелгән фото- видеоматериаллар мөмкинлекләре чикләнгән балалрның табигатьнең төрлелеге турында белемнәрен [...]