БДИ турында белешегез
Республика фән һәм мәгариф министрлыгында бердәм дәүләт имтиханнары буенча махсус “кайнар линия” оешты. Эш көннәрендә 9дан 18 сәгатькәчә 8(843) 294-95-62 номеры буенча шалтыратып, министрлыкның йомгак аттестацияләү һәм гомуми белем бирү бүлеге белгечләре белән сөйләшергә, сораулар бирергә мөмкин булачак. Биремнәрне формалаштыру, оештыру, имтиханнар буенча башка аспектлар турында да. Моңа кагылышлы сорауларны Фән һәм белем бирү өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтчелекнең “кайнар линия”сендә дә белешергә мөмкин. Читать дальше...