Һәр мизгелгә шатланып яши
85 ел гомере эчендә күпне күргән, бай тарихлы хезмәт, гомер юлы узган буалы Нина Михайловна Воронцованың үткәннәре хәтерендә нык уелган. Ә тормышы йомгагын әңгәмәдәшен беренче сүзеннән үк җәлеп итәрлек, йотлыгып тыңларык итеп сүтә белә ул... Дәһшәтле еллар онытылмый... Нина Михайловна мине күптәнге танышы кебек елмаеп каршы алды. - Газета укырга бик яратам мин. Районныкын да, социаль яклау идарәсе яздырган “Моя газета”ны да бер сүзен дә калдырмыйча укыйм. Исемнәрегезне дә беләм,- дип сөйли-сөйли залга чакырды. Читать дальше...