Әни безне интернатка бирмәде
Әти Сергей Николаев сугышка 1941 елның 24 июнендә китте. Әниебез Верага 4 бала – өлкәнебезгә 10, төпчегебезгә 2 яшь иде. Мин, 5 яшь ярымлык кыз, аның яшәргә 32 килограмм оныбыз калды, нишләрбез, дигәнен яхшы хәтерлим. Әниебезгә шулкадәр авыр иде. Ул дуңгыз караучы булып эшләде, иртәнге 3тә китеп, кич караңгы төшкәч кенә кайтты. Без аны бик сирәк күрдек, шуның өсте-нә ач та идек. Кышын барлы-юклы бәрәңге ашасак, җәен безне төрле үләннәр коткарды. Ел саен Адав-Толымбай авылын су баса иде. Шунда боз яр кырыена тамырлар чыгарып бәрә ... Читать дальше...