Шәһәрнең Р. Люксембург һәм Гагарин урамнары киселешендә – флэшмоб
Берләшкән Милләтләр Оешмасы иинциативасы буенча 4-10 май көннәре юл хәрәкәте куркынычсызлыгын саклауның глобаль атнасы булып игълан ителде. Аның төп идеясе –бөтендөнья җәмәгатьчелеге игътибарын юл хәрәкәтендә катнашучы буларак балаларның сакланмаганлыгына җәлеп итү һәм аларның иминлеген тәэмин итүче чаралар оештыру. Бу уңайдан район ЮХИДИ бүлекчәсе 5 май көнне 1 номерлы мәктәп укучылары белән шәһәрнең Р. Люксембург һәм Гагарин урамнары чатында “Ачык бул. Күренерлек бул” исемле флэшмоб үткәрде. Читать дальше...