Ура! Ләйсән Сәмәрханова интернет-тавыш бирүдә беренче
Ул 10 августта старт алган һәм бүген 12 сәгатьтә төгәлләнгән тавыш бирүдә һәрберебезнең тырышлыгы белән республиканың 47 конкурсанты арасында иң күп – 11548 тавыш җыйды һәм беренче урын алды. Җиңүчене 5 сентябрь көнне “Казан-Арена”да узачак Гаиләләр фестивалендә бүләкләячәкләр. Бу көнне шунда ук “Нечкәбил” республика конкурсының ярымфиналы да үтәчәк. Анда һәр катнашучы үзенең гаиләсе белән чыгыш ясаячак. Сәмәрхановларга уңышлыр телибез. Барыгызга да тавышыгыз өчен рәхмәт.