Марий Эл республикасында коточкыч ДТП булды: икесе һәлак булды, өчесе дәваханәдә
“Йошкар-Ола-Яшел Үзән” юлында өч чит ил автомобиле -"Лэнд Ровер", "Хёндэ" һәм "Ауди" автомобильләре бәрелешә. Нәтиҗәдә “Хёндэ” автомобилендә барган яшь пар шунда ук үлә. Ә ике кеше дәваханәгә җибәрелә. “Ауди” йөртүчесенә һәм пассажирына да медицина ярдәме күрсәтелә. Авариядә катнашкан өченче автомобиль хуҗасы ДТП урыныннан кача. Мәгълүмат һәм фото http://www.kazan.kp.ru сайтыннан алынды.