Отрадада кыргый этләр сарыкларны, Ташкичүдә казларны буды
10 ноябрьдә көндез Отрада авылында яшәүче хуҗабикә бакчасына сарыкларын чыгарып җибәргән. Хайваннар йорт тирәсендә күренми башлагач, эзләргә чыккан һәм аларга этләр ташланганын күргән. Этләр көтүләре белән үзенә дә ташланалар. Ул качып котыла. Ә сарыкларын алар буып үтерәләр. 12 ноябрьдә этләр исә Тимбай авыл җирлегенә кергә Ташкичү авылында биш баш казның башына җитәләр. Фото: smigid.ru