Тугайларда узды Сабантуйлар

2015 елда Алабугада узган Сабантуйда якты мизгелләр шактый иде
Быелгы Сабантуй Ипподромда ат чабышы белән башланып китте.
Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте укучыларының җырлы- биюле “Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй“ тамашасын халык яратып карады.
“Кентавр“ атлы спорт мәктәбе чыгышы башлангач, халык тын алырга да куркып торды, хәтта яңгыр да явудан туктады. Татар халкы элек-электән ат белән “җенләнгән“ милләт бит ул, юеш чирәмдә биеклеккә сикереп, тамашачыларга матур чыгыш бүләк итәргә тырышкан атларны ничек кызганмыйсың ди. Атлар сикереп чыкканчы, мәйдан тып-тын тора да, биеклекне җиңгәч, көчле алкышлар, шатлыклы мактау сүзләре кычкыра башлый.
Авыл җирлекләре оештырган ишегалларында да халык рәхәтләнеп күңел ачты. Монда милли ризыклардан авыз итәргә, милләтләрнең яшәү рәвеше, горф-гадәтләре белән танышырга, төрле уеннарда катнашырга мөмкин иде.
Быелгы Сабан туеның яңалыгы “Президент белән бергә“ хәрәкәте яшьләре тәкъдиме белән кертелгән ГТО нормалары биреп, үзеңнең көчеңне сынап карау мөмкинлеге. Әлеге тәкъдим уңышлы башлангыч, чөнки “Спорт сөюче Татарстан“ мәйданында көн буена халык өзелмәде. Сабан туенда “Президент белән бергә” республика хәрәкәте яшьләре актив катнашты. Бу хәрәкәтнең җирле бүлекләре районда “Спорт сөюче Татарстан” мәйданчыгын оештырды. Алабугалылар да бу мәйданда ГТО таләпләрен үтәү буенча үз көчләрен сынап карады. Билгеле, хатын-кызлар һәм ир-егетләр өчен аның нормалары төрле иде. Спорт мәйданчыгын оештыручылар:
– Нормативларны башлыча ирләр тапшырды. Аларның иң кечкенәсенә биш яшь, иң өлкәненә – алтмыштан артык. Һәркем булдыра алганча тырышты. Мәсәлән, озынлыкка сикерүдә норма 2 метр булса, рекорд 2,76 метр тәшкил итте, – дип билгеләп үтте.
Спорт ярышларында барлыгы 250 кеше катнашты. Активистларга диплом һәм истәлекле бүләкләр, шулай ук “Президент белән бергә” значоклары тапшырылды.
“Президент белән бергә“ хәрәкәте активистлары сәламәт тормыш рәвеше алып баруга зур игътибар бирә. Республикабыз бүген спорт башкаласы дип аталырга тулы хокуклы, чөнки безгә дөньякүләм спорт ярышларын уздыруны ышанып тапшыралар. Быелгы җәйдә халыкара су спорты төрләре чемпионаты узса, 2018 елда Татарстан футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк.
Кечкенәләр дә бәйрәмнән читтә калмады, алар өчен аерым мәйданда балалар сабантуе гөрләде. Төрле уеннар, конкурслар, батут, карусельләрдә балалар чыр-чу килеп күңел ачты.
Бу көнне “Сабантуй сылуы - 2015“ тә билгеле булды, биш турны узып, Алабуга сәнгать һәм мәдәният көллиятенең 1нче курс укучысы Айзилә Вахитова бу исемгә лаек булды.
фото
– Мин җырларга яратам, шуңа да жюри каршында татар халык җырын рәхәтләнеп башкардым. Хыялым – татар эстрадасы артисты булу, – дип кичерешләре белән уртаклашты Айзилә.