Морт авылында баскетбол ярышлары

Морт авылында 1998-1999 елгы егетләр арасында баскетбол буенча Алабуга муниципаль районы Беренчелеге узды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны Лекарево урта мәктәбе яулады, 2 нче урында – Танайка урта мәктәбе, 3 нче урында – Морт мәктәбе спортчылары. Катнашучылар грамота һәм призлар белән бүләкләнде.