Добавить новость
 
Горячие новости часа
Сегодня в Елабуге

Новости Елабуги — календарь событий, фактов, происшествий за день

Сегодня 8 июня 2026 года
Не в Елабуге?
Новости сегодня на 29ru.net

Новости от партнёров


Добавь свою новость бесплатно - здесь

Другие новости сегодня

Новости сегодня от Adwile

50 яшьлек гимназия

50 яшьлек гимназия

Алабуганың 4 нче гимназиясе үз тарихын 1964 елда яза башлый. Башта ул 8 нче санлы сигезьеллык мәктәп була. Аның беренче директоры итеп Николай Владимир улы Леонтьев билгеләнә.

“Алабуганың бер читендә 520 урынлы яңа мәктәп пәйда булды. Бу укучы балалар өчен нефтьчеләрдән гаять зур бүләк”, – дип яза ул шушы елның 1 сентябрендә чыккан “Яңа Кама”газетасында.

ТАРИХ БИТЛӘРЕ БУЙЛАП...

1968 ел – 8 нче мәктәпнең пионер дружинасына Кама буенда беренчеләрдән булып нефть ятмаларын табучы Виктор Землянухин исеме бирелә. Беренче пионервожатый итеп А.М.Злобнова билгеләнә. 1969 ел – мәктәп статусын һәм номерын үзгәртә – 4 нче урта мәктәп була.

1971 ел – “Планета” интернациональ дуслык клубы нигезендә, В.А.Кудашева җитәкчелегендә мәктәп музее оештырыла.

1976 ел – 4 нче мәктәпнең беренче чыгарылышы. Беренче медалистлар: О.Е.Фирсова, Р.А.Ханбекова була.

1991 ел – мәктәп “мәктәп-гимназия”статусын ала.

2000 ел – 4 нче мәктәп-гимназия “4 нче гимназия” инновацион учреждение лицензиясен ала.

2001 ел – “Гимназист” исемле мәктәп газетасына нигез салына.

2003 ел – мәктәп укучыларының фәнни берләшмәсе оештырыла.

2005 ел – Гимназия Республика күләмендә уздырылган “Елның иң алдынгы мәктәпләре” конкурсының 2 нче турында җиңеп чыга.

2005 ел – Апрельдә гимназия “Татарстанның иң алдынгы мәктәпләре-2005” республика конкурсында “Инновацияләр” номинациясендә җиңә.

2005 ел – “Прикамнефть” идарәсенең сугыш hәм хезмәт даны интернациональ музее, 4 нче гимназиянең М.С.Атаманов (Мишка-Татар) исемендәге музее – Бөек Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан Бөтенрәсәй тарихи-патриотик музейлар конкурсында җиңүче.

2006 ел– Гимназия “Сәламәтлек саклауның көмеш дәрәҗәсенә күтәрелгән мәктәп” исемен яулый.

2008 ел – НГДУ “Прикамнефть” hәм Алабуга муниципаль районы хакимияте ярдәме белән гимназиягә капиталь ремонт ясала.

2009 ел – Гимназия “Мәгариф” милли проекты кысаларында Россия күләмендә уздырылган конкурста җиңә hәм 1 миллион сумлык грантка  ия була.

2009 ел – “Интеллектуаль”, “Спорт”, “КВН” этапларыннан торган “Гимназист” проекты гамәлгә ашырыла.

2013 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр гимназия “Татарстан Республикасында Белем Бирү Сыйфатын Үстерү” исемле Республика проектында катнаша.

2014 ел – 4 нче гимназиягә 50 яшь.

2015 ел – Бөек  Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, “Тарихыбыз битләре” дип аталган мәктәп музее яңартылды.

 

МӘКТӘП ВЕТЕРАННАРЫНА ХӨРМӘТ БЕЛӘН....

Вакытны берничек җиңеп булмый,

Хәтирәләр истә, hич онытылмый...

Гимназиянең укытучылар коллективы һәм мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар мәктәпне аякка бастыруга hәм аның үсешенә зур өлеш керткән хезмәт ветераннарына, әле дә булса, зур хөрмәт белән киңәш сорап мөрәҗәгать  итә, аларның ышанычын яклап, яңа үрләр яулый. 

ГИМНАЗИЯДӘ БҮГЕН:

- 593 укучы;

- 25 класс-комплект;

- 47 укытучы-педагог hәм 28 гимназия хезмәткәре;

- 19 югары квалификация категорияле укытучы;

- 18 беренче квалификация категорияле укытучы;

Шулар арасыннан:

Р.Р.Хәмитов “Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы”, “Халык мәгарифе отличнигы” билгесе белән бүләкләнде;

Р.М.Вәлиева, Ю.Ю.Дранкова, В.А.Матвеева, Ф.Г.Комиссарова “Мәгариф өлкәсендә күрсәткән хезмәте өчен” билгесенә лаек булды;

“Мәгариф” милли проектында җиңүчеләр – С.Ю.Гыйматдинова, В.А.Матвеева, Н.В.Капина;

РФ мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр – Г.Г.Титоренко, З.Х.Низамова, В.М.Мингазова, Ю.Ю.Дранкова, Ф.Г.Комиссарова;

ТР мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр – С.Ю.Гыйматдинова, Н.В.Капина, О.Н.Черницына, Е.Г.Чегодаева, Г.Ю.Яковлева.

Гимназия укучылары төрле фәннәр буенча Рәсәйкүләм олимпиадаларның муниципаль этапларында җиңүче исемен яулый, Республика олимпиадаларында шәhәр данын уңышлы яклый: Светлана Сычева – физкультура (2013-2013 нче уку елы), Әдилә Сабирова – җәмгыять белеме (2014-2015 нче уку елы).

Төрле фәннәр буенча үткәрелүче олимпиада, БДИ һәм БДА нәтиҗәләре буенча гимназия районда беренче өчлеккә керә.

2014-2015 уку елында төп гомуми белем турындагы таныклык 45 укучыга тапшырылды, шуларның 3се – отличник. 43 укучыга урта гомуми белем турындагы таныклык бирелде, шуларның 8е – отличник.

Укучыларның БДИда 80 hәм аннан да югары балл җыюлары, белем бирүнең югары сыйфат күрсәткече булып тора. 2015 елда шундый 14 укучы булды (бу – 33 процент). Укучылар тарих, инглиз теле, математика, рус теле, физика, җәмгыять белеменнән югары күрсәткечләргә иреште.

4 нче гимназиядә ел саен республика hәм региональ методик семинарлар уздырыла, семинар материалларының җыентыклары чыгарыла.

Гимназиянең үзидарә активистлары ел саен Казанга ТР Лидерлары семинарына укуларга чакырыла.

Укучыларның 85 проценты мәктәптән тыш иҗат берләшмәләрендә hәм спорт түгәрәкләрендә шөгыльләнә.

ӨСТЕНЛЕКЛЕ МӘКТӘП

2014 елдан гимназия рәсми рәвештә “Белем Бирү Сыйфатын Күтәрүне Камилләштерү Мәктәбе” статусын алды. Өстенлекле мәктәп (Школа Превосходства) булдыру программасы республикада укытучыларның һөнәри компетенциясен күтәрүгә юнәлтелгән. Бу проект Educare Cooperative Limited сингапур компаниясе белән берлектә төзелгән. Гимназиянең эш юнәлеше “Проблемага юнәлтелгән белем бирү (PBL)”. Республика кысаларында, 2014 нче елның 27 нче ноябрендә гимназиядә уздырылган “Проблемага юнәлтелгән белем бирүне гамәлгә ашыру” семинарында бу эшнең беренче нәтиҗәләренә гомуми бәя бирелде. Семинарның максаты – “Татарстан Республикасында Белем Бирүне Камилләштерү” hәм гимназия укытучыларының бу өлкәдәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашу.

2016 елның февралендә гимназиядә Алабуга мунииципаль районы укытучылары өчен “Проблемага юнәлтелгән белем бирү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу (РВL)” темасына семинар-тренинг үткәрелде.

БЕЗНЕҢ МИРАС

2016 елның апрелендә гимназиядә кече сыйныф укучылары өчен иҗади hәм эзләнү конкурсы, урта hәм өлкән сыйныфлар өчен “Безнең мирас” фәнни-практик конференциясе узачак. Аның максаты: укучыларның белемгә омтылышларын арттыру, өлкән сыйныф укучыларының төрле фәнни өлкәләрдә гамәли эзләнүләрен активлаштыру, иҗади сәләт үстерү, Ватаныбызның үткәне, хәзергесе hәм киләчәге белән кызыксынуга этәрү, Туган илебезгә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Укучылар сөйли... (Гимназистлар советы)   

- Гимназиябезгә 51 яшь! Әйе, биредә безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез, апа-абыйларыбыз укыган. Димәк, без аны Гаилә гимназиясе дип атый алабыз!

- Гимназиябезне яңарткан өчен шефларыбыз – нефтьчеләргә зур рәхмәт белдерәбез! 2009 елдагы ремонттан соң гимназия бөтенләй үзгәрде, хәтта яңа килгән укучылар да гимназиягә бары тик 10 ел гына, дип уйлый. Бәлки бу шулайдыр да, чөнки ел саен гимназия бусагасыннан тәүге тапкыр аяк басучы беренче сыйныф укучылары белән ул бары тик яшәрә генә бара!

- Без ышанабыз – безнең гимназия иң яхшысы!

 

ГИМНАЗИЯ ГОРУРЛЫГЫ

– Даими эшләүче укытучылар коллективы. Шуларның 5се – гимназиянең чыгарылыш укучылары.

– Баскетбол, футбол, “Президент ярышлары”, ГТО Фестивале буенча, муниципаль турларда берничә тапкыр җиңгән мәктәп командасы.

– Мәктәпнең КВН командасы – “Юниор Лиги-2015” республика конкурсында катнашучы, муниципаль конкурслар призеры.

– Шәhәр hәм мәктәп ветераннар советы белән тыгыз бәйләнештә тору – “Батырлык Дәресләре” үткәрү, “Сафта – төз, көрәштә – кыю” җыр һәм строй конкурслары.

– Шәhәр мәдәният йортында уздырылучы, традицион “Соңгы кыңгырау” бәйрәме, балалар өчен беренче музыка мәктәбе белән берлектә микрорайон hәм гимназия ветераннары өчен концертлар.

Гимназиядә белем алган бар буын укучыларның девизы бер: “Дөньяда дүртенче гимназиядән дә яхшырак мәктәп юк!”

Фәридә ӘСКАРОВА

Новости Татарстана

Популярные сегодня товары и услуги с доставкой в Елабуге и Татарстане

(что, где и как купить сегодня в регионе по интернету)

Проект "Today" (Сегодня в Елабуге) на портале today.29ru.net совместно с партнёрским сайтом 29ru.net представляет интернет-витрину популярных товарных интернет-предложений, доступных в Елабуге и других городах Татарстана, востребованных услуг, сервисов, новостных и медиа-продуктов напрямую от правообладателей и официальных компаний-продавцов. Более тысячи предложений в самых различных категориях: интернет-магазины, инфо-товары, финансы и кредитование, развлечения, игры, образование и работа, бесплатное интернет-телевидение и многое-многое другое.

Все самые последние, новые и актуальные гаджеты и товары - в рубрике "Интернет-витрина" и на страницах нашего путеводителя по модным интернет-магазинам одежды, обуви и аксессуаров для всей семьи, где представлены товары на самый различный вкус и кошелёк. Вся палитра брендов, новинок и распродаж в режиме онлайн с удобным поиском и сортировкой как по ассортименту, коллекциям, направлениям и ценам, так и по популярности на сегодняшний день. Настройте свою ленту товаров и смотрите только то, что Вам нравится.



Если Вы хотите добавить сайт с новостями Елабуги, напишите нам, и мы обязательно включим его в наш каталог, а если Ваш сайт транслирует городские новости в формате RSS, то, при желании, и в нашу ленту новостей.



Проект "Today" - региональные новости без купюр и цензуры. Все самые интересные случаи, события, факты, происшедшие в городе за день - в самой полной ленте городских новостей Елабуги сегодня. Ежедневно самая свежая и объективная информация из первых рук от местных, региональных и федеральных, известных и не очень первоисточников: сайтов, газет, журналов, обзоров на нашем портале Today.29ru.net. Читайте, комментируйте, критикуйте, возражайте, спрашивайте! Наши новости не оставят Вас равнодушными. Каждый день, каждый час - новости, новости и только новости!

Новостные порталы Елабуги

Yelabuga.ru

Рекламно-информационный портал «Директория бизнеса. Елабуга». Адресно-телефонный...

Elabugacity.ru

Официальный сайт Елабуги

Elabugacity.ru

Официальный сайт Елабуги

Нет сайта
Нет сайта
Проект "Today" (Новости Елабуги) — обзорный новостной информационный интернет-проект web-группы 29ru.net. Календарь событий, фактов, происшествий за день в Елабуге и Татарстане. Всё, что случилось, произошло, привлекло внимание и заинтересовало в этот день в режиме online, а также ежедневный почасовой архив российских региональных новостей от Камчатки до Калининграда.



Точка зрения редакции может не совпадать с мнением авторов и публикуемыми авторскими статьями, материалами и комментариями. Мы всегда стараемся объективно представить полярные точки зрения по самым различным вопросам и темам, волнующим общество, и стараемся не ограничивать доступ к ресурсам, соблюдающим общепринятые моральные и законодательные правила и нормы. Для размещения Ваших новостных и публицистических материалов достаточно связаться с нами по контактам mail@29ru.net. Предпочтения отдаются материалам региональной и городской направленности и тематическим обзорам.

Спорт в Татарстане


Новости тенниса



Здоровье в Татарстане


Музыкальные новости

Новости часа в Елабуге и Татарстане

Топ-10 новостей в Елабуге (Татарстан) за сегодня на этот час:

Президент Татарстана Рустам Минниханов

Общество, политика, культура, бизнес


«Жёлтые» интернет-новости


Происшествия, юмор и курьёзы

Елабуга на Russian.city
Топ-10 новостей от партнёров: