Лениногорск ветераннары транспортта бушка йөри алачак
Быелның 3 – 12 май көннәрендә Лениногорскиның “Спутник” җәмгыяте Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ветераннарга автобуста бушлай утырып йөрү мөмкинлеге бирә. Юл билетларын (проездной) “Спутник” автостанциясе кассасында сугыш ветераны таныклыгы күрсәтеп алырга була. Адресы: Вахитов урамы, 10, 1 бина. Белешмә өчен телефон: 8 (85595) 6–15–61