Күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе, РФ һәм ТР атказанган фән эшлеклесе Индус Ризакъ улы ТАҺИРОВка!
Хөрмәтле Индус әфәнде! Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Без Сезне кайнар йөрәкле милләтпәрвар буларак беләбез. Милләтебез, тарих, сәясәт өчен куйган тырышлыкларыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә хезмәтегез дәвамлы булып, озын булсын һәм сәламәтлектә узсын. Тынычлык, иксез-чиксез шатлыклар, уңышлар телибез. …