Самар Җәмигъ мәчете коменданты Рәшит Әхмәтгазый улы КӘРИМОВка — 65 яшь!
Хөрмәтле Рәшит әфәнде! Сезне ихлас күңелдән юбилеегыз белән тәбрик итәм. Аллаһы Тәгалә җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, иминлек, күтәренке кәеф, сәламәтлек, чиксез шатлыклар насыйп итсен. Балаларыгызның игелеген күреп, хәләл җефетегез белән тигез гомер итәргә насыйп булсын. И.Г.Шәкүров, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.