Зәй акциядә катнаша (фоторепортаж)
Иртәгә Россиядә “Бөтенроссия экологик өмә – “Яшел Россия” дигән акция уза. Ул Россия шәһәрләре һәм төбәкләренең экологик хәлен яхшыртуны күздә тотып оештырыла. Зәйдә әлеге акция бүген оештырылды, аның кысаларында оешма-предприятие, учреждениеләр үз биләмәләре һәм беркетелгән территоряләрне чүп-чардан арындырып, тәртипкә китерде. Республика көненә шәһәр чистарып, матурланып калды.