31 яшьлек хатын-кыз кешеләрне сатып кәсепчелек иткән
Алты ел федераль эзләүдә булган хатын-кызны тоткарлаганнар.
31 яшьлек хатын-кызны кешеләр белән сәүдә итүдә һәм фахишәлекне оештыруда гаепләп, 2009 елда ук эзли башлыйлар. Ул Түбән Новгородта бер фатирда качып яткан. Җинаятьчел төркемдә катнашучыларның калганнары күптән төрмәдә инде.