Өр-яңа автомобильгә ут капкан
Шофер “Лада Калина”сын ярты ел элек автосалоннан сатып алган була.
Казанның Чуйков урамындагы ишегалдында чыккан янгын шулкадәр тиз була, янгын сүндерүчеләр санаулы минутларда килеп җитүгә дә карамастан, машинаны саклап калып булмый, ул тулысынча янып бетә. МЧС хезмәткәрләре ялкын янәшәдәге машиналарга күчмәсен өчен тырышлык куя. Янгын электрүткәргечтә кыска ялганыш булу сәбәпле чыккан дип фаразлана.