Эт пешерәбез дип үзләре зыян күргән
Исерек өйдәшләр үзләренең этләрен пешермәкче булган.
Алар газ плитәсен сүндерергә онытып йоклап киткәннәр һәм шуннан янгын килеп чыккан. Ирне авыр хәлдә шифаханәгә озатканнар, ә 35 яшьлек хатын инде үлгән булган. Полициягә төтен исе таралгач, күршеләре шалтыраткан, дип яза “Правда.ru”. Шакыганга ишек ачучы булмагач, фатир ишеген ватарга мәҗбүр булганнар. Янгын сүндерүчеләр кухняда эт тиресе һәм калган ит кисәкләрен тапкан. Шкафта ике айлык эт балалары да булган. Алар төтенгә тончыгып үлгән. Читать дальше...