Татарстанда 1 апрельдә чисталык ике айлыгы старт ала
Татарстанда 1 апрельдә санитар-экологик ике айлыкка старт биреләчәк.
Бу хакта ТР экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев җиткергән. "Традиция буенча, кышкы сезон төгәлләнү белән чисталык буенча айлыклар, ике айлыклар уздырыла, – дигән министр. – Без моңа күнектек инде. Быел санитар чисталык ике айлыгы 1 апрельдә старт ала. Ул Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан гына үткәрелми, ә аның эшендә барыбыз да – оешма, идарә тармаклары, берләшмәләр дә катнашачак. Читать дальше...