Алабуга мәктәбе повары азыкны кулы белән салган
Бу хәбәр шәһәр администрациясенә барып ирешә.
Кисәтүсез генә тикшерү үткәрәләр, әлеге факт раслана. Район башлыгы катнашында ашыгыч киңәшмә үткәреп, мәктәп директорына шелтә белдерелә, повар һәм ашханә мөдирен эштән азат итү соравы карала.
Якын арада Алабугадагы барлык мәктәпләрне тикшерәчәкләр, дип хәбәр итә "Новая Кама" сайты.