Юрий Гагаринга нинди машина бүләк иткәннәр? [+ФОТОЛАР]
Ә кешенең беренче тапкыр галәмдә булган вакытын сез төгәл беләсезме?
108 минут була ул. Шуның кадәр вакыт Юрий Гагарин космоста була. «Шәмсенур» паркында космонавтика көне уңаеннан зур бәйрәм булды. Парк буйлап 20 уен ноктасы урнаштырганнар иде. “Тынычлык. Галәм. КАИ” дигән квест уенында мәктәп командалары катнашты. Һәр нокта космонавтика белән бәйле берәр вакыйганы символлаштыра.
Уен формасында сәхнәләштерелгән космик станцияләрне дә читләтеп узып булмады. Һәр станциядә кунакларны берәр тарихи шәхес каршы ала. Читать дальше...