Балалар бәхетенә
Яңа 9нчы балалар бакчасы мөдире Надия Равил кызы Мифтахетдинова: — Сентябрьдә районыбыз һәм шәһәребез өчен бик тә мөһим вакыйга булачак. Арча станциясендә 9нчы балалар бакчасы ачыла. Шәһәрнең көнъяк өлешендә урнашкан бакча киләчәктә бу җирлекнең зур үсеш алачагына зур дәлил. Монда 1 меңгә якын күп балалы гаиләләргә йорт төзү өчен җир участоклары бирелгән. Киләчәктә мәктәп төзелүе [...]