Сәрдәбаш якынайды
28 августта Носы — Сәрдәбаш авыллары арасындагы юлны ачу тантанасы булды. Әлеге авыл район үзәгеннән 55 километр ераклыкта урнашкан. Юлны “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Балтач филиалы (җитәкчесе Рәшит Ильясов) төзеде. Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назиров авыл халкын әлеге тарихи вакыйга белән котлады, төзүчеләргә рәхмәт әйтте.