23 яшьлек кыз 7 нче каттан асфальтка килеп төшкән
Бу хәл бүген көндезге 4 ләрдә була.
Түбән Каманың Студенческая урамында 23 яшьлек кыз 7 нче кат тәрәзәсеннән килеп төшә. Вакыйганың шаһитлары кызның исән калуын әйтәләр. Хәлнең сәбәпләрен ачыклау бара.