13 яшьлек малайлар урамда пенсионерны талаган
Ул көнне 63 яшьлек ир пенсия алган була.
Кибеттә әйбер алганда малайлар аның акчасы барлыгын күрә һәм ир артыннан барырга уйлыйлар. Пенсионер 13 яшьлек малайлардан качарга теләп йөгерә башлый, әмма егыла. Шуннан яшь бурлар пенсионерны кыйнап акчасын урлап кача. Бу хәл Чистайда була.
Полиция хезмәткәрләре аларны шул көнне үк тоткарлый. Акчаны алар туздырган була. Ике егет тә тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнгән. Тикшерү бара.