Әлмәт кызы Майя ишегалдын гөлбакча иткән
Ире Вячеслав белән алар йорт каршында әкият иле булдырган.
Калинин урамы, 64 нче йортта яшәүчеләр алдарга бирмәс, Майя бик тырыш, уңган ханым һәм шәһәр тормышына битараф түгел. Ул утырткан чәчәкләр, ире белән бергәләп ясаган фигуралар биредә яшәүчеләрнең күзен иркәли, күтәренке кәеф өләшә. Үзенең тәрәзәсе каршында гына чәчәкләр үстерү белән башланган эшчәнлек тора-бара бөтен ишегалдында җәелдерелә. Монда нинди генә чәчәкләр юк. Аларга ямь биреп биредә кояш, камка (божья коровка), аю, аккошлар да “яши”. Читать дальше...