Түләсәң-урламаслар!
Кәҗә елы башланып китсә дә, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов белән 1 гыйнвар иртәсен без сыерларның хәлен белүдән башладык. Күпербаш, Югары Мәтәскә, Мөндеш фермаларында эшләүчеләр вакытында килгән, азыклар кертелгән. Яңа генераль директор да килеп китте, диделәр. Бүлекчә җитәкчесе Рифнур Хәйретдинов, бригадир Искәндәр Шәяхмәтов та шунда. Эшкә кеше таба алмый азапланалар инде [...]