Арча чаңгычылары янына Кыш бабай Кар кызын да алып килгән
Арча стадионында Кыш бабай призына үткәрелгән чаңгы ярышларына Кар кызын ияртеп Кыш бабай үзе дә килгән иде. Ярышларда 12 чаңгычы (кызлар 3, егетләр 5 чакрым арага) һәм аларның әти-әниләре — 10 кеше катнашты. Шулай ук үз көчләрен сынап карарга теләүче тамашачы да читтә калмады. Кыш бабай алдынгыларны грамоталар һәм тәмле-татлы ризыклар белән бүләкләде. Ахырдан һәр [...]