Районда көрәшне ничек күтәреп була
Яңа Кенәрдә яңа гына булып үткән яшүсмерләрнең татарча көрәш ярышында Шушмабаш мәктәбе беренче урынны алды. Рәсемдә сез җиңү шатлыгыннан балкыган тренер Зөлфәт Хәйруллинны күрәсез. Шушмабашта көрәш буенча ничек җиңүгә ирешә алдылар икән, дип кызыксынучылар бар. Яңа Кенәр мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләүче, көрәшче, спорт мастерлыгына кандидат Зөлфәт Хәйруллин Шушмабашка йөреп балаларны көрәшергә өйрәтә. — [...]