Арча кибетләрендә янгын куркынычсызлыгын тикшерәләр
Бүген район прокуратурасы хезмәткәрләре күзәтчелек органннары белән эре сәүдә комплексларында, сәүдә йортларында, базарларда янгын куркынычсызлыгы буенча тикшерүләр башлап җибәрде. Алар, өч бригада, өч юнәлештә элеккеге урам базары янындагы «Сәүдә комплексы»нда, типография бинасындагы сәүдә нокталарында, шәһәр үзәгендәге кибетләр рәтендә эшләделәр. – Без узган елның октябрендә дә янгын куркынычсызлыгы буенча тикшерүләр алып барган идек, – дип сөйли […]