Лена апа ни өчен борчыла
Редакциягә Иске Иябаштан Лена Бекинева шалтыратты. — Бүген, 3 мартта, минем әти Рәкыйп Солтановның үлгәненә 72 ел, — дип эче пошып шалтыратуы иде аның. — 1943 елның 3 мартында сугышта һәлак булды ул. Әниебез 4 бала белән калды. Әти чыгышы белән Казанбаштан. Югары Пошалымда укыткан, шуннан сугышка алынган. Сугыш башланганда миңа 6 гына яшь иде. […]