Авылда да тормыш яхшы
Мирҗәм фермасы элек-электән дуңгызчылык белән дан казанып килде. Бу тармак беткәннән соң, эш урыннарын саклау максатыннан, аны яхшылап төзекләндереп, бозаулар өчен яраклаштырганнар. Хәзер менә бу өлкәдә дә сер бирми мирҗәмлеләр. Рузия Хамурзина быел әнә алдынгылар слетында сәхнәгә күтәрелеп, бүләк алган. -25 ел эшлим инде мин фермада,-ди Рузия.-Башта дуңгызлар карадым, хәзер ирем Габделхак белән бергә яшь […]