Бер ир-ат 700 мең сум акчаны тәрәзәдән ыргыткан
Шул йорт яныннан үтеп баручылар акчаларны җыеп, полиция ярдәмендә хуҗасына кайтарып бирмәкче булганнар. Тик ул качкан. Соңыннан билгеле булганча, 22 яшьлек ир-ат, хатыны ялда булудан файдаланып, аның сейфын ачкан һәм 6,5 миллион акчасын урлаган. Ни өчен ул аларны тәрәзәдән ыргыткан? Анысы билгесез. Акчалар хуҗасына кайтарылган. Ә «юмарт» ир-атны эзлиләр.