Кем булырга?
22 гыйнварда Курса–Почмак урта мәктәбендә шушы як зона мәктәпләренең 9, 11 сыйныфлары укучылары белән очрашу булды. Бик матур, эчтәлекле кичә һөнәр сайлауга багышланды. Әлеге очрашуда район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе, Үрнәктәге көллият вәкилләре катнашты.