тормыш сынавы (хикәя)
Шомырт ак бөртекләрдәй чәчәк атып утырган чак иде. Табигать уянып, яңа сулыш ала башлаган вакыт: агачлар искән җиллэр көенә яфраклары белән җилфердиләр, чәчәкләр әйтерсең лә үз уйларына чумып, моңаеп утыралар. Һәм шушы язгы ямьле бер аланда,куе,биек булып ускән чирәм арасында куренер-куренмәс булып кына икәу ята. Әйе,бу җир инде күптәннән аларның урыны.Дәресләр беткәч,алар беренче булып шунда […]