Буада Сабантуй гөрләде (+ фоторепортаж)
Ике сәгать элек “Буа-Алан”да Сабантуй төгәлләнде.Котлаулардан, театрлаштырылган тамашадан соң беренче булып кыр батырларын, авыл уңганнарын бүләкләделәр. Аларны халкыбызның милли уеннарында, спортта көчлеләр, җитезләр алыштырды. Бу көнне 500гә якын кеше ГТО нормаларын да тапшырды. “Спортлы Татарстан” мәйданчыгыннан кеше өзелмәде, чират та хасил булды. Барысы да Дипломнар, истәлек бүләкләре алдылар. ГТО нормаларын тапшыручыларның иң өлкәненә 70, иң яшенә 11 яшь иде. Иң соңыннан пъедесталга татарча көрәш батырлары күтәрелде. Читать дальше...