Бүген Буада +18 градус булды. Салкынча һава торышы кайчанга кадәр торачак?
Салкынча һава безгә Мәскәү өлкәсеннән килде, дип хәбәр итте синоптиклар. Сабантуй бәйрәмнәре алдыннан, яңгырлардан соң термометр шкаласының төрекөмеш баганасы төшә башлаган иде, бүген ул плюс 18 градус күрсәтте. Иртәгә дә шулай булачак. Төнлә +10 градуска гына калачак. Җомгадан җылыта башлаячак – көндез +21, төнлә барыбер салкын + 9 га гына. Шимбә-якшәмбедә көндез +20 +24 кә кадәр җылытыр дип көтелә. Дүшәмбедән кабат җәйге күлмәкләргә күчәчәкбез. Синоптиклар +30+32 градуска кадәр җылытачагына ышандыралар. Читать дальше...